Узган атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар 37 процентка арткан

Узган атнада Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 8,4 мең очрагы ачыкланган. Бу – элеккеге атна белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк.

Әлеге мәгълүматны журналистларга Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.
Идарәсе җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, авыручыларның артуы һава торышына бәйле.

Узган атнада Татарстанда 210 коронавирус очрагы ачыкланган. Монысы элеккеге атнадан 10 процентка азрак. Любовь Авдонина әйтүенчә, быел республика барлыгы 10 мең коронавирус очрагы ачыкланган. “Авыруларның 93 проценты коронвирусны ОРВИ рәвешендә кичерә. Авыр хәлдәгеләр – 3,5-4 процент чамасы. Барлык очракларда да “Омикрон” штаммы ачыкланды”, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре