«Шәһәрдә Бөек Ватан сугышына, махсус хәрби операция геройларына һәм Казанның Хезмәт батырлыгы шәһәренә багышланган 5 мең чара узды. «Игелекле Казан» кайнар линия оештырды, бүген аңа махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр буенча 50 меңнән артык шалтырату килде», – дип билгеләде мэр.
Ул ассызыклаганча, шәһәр хакимияте хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итә. Әйтик, 6 меңнән артык гаилә ярдәм ала. 5 меңнән артык укучы бушлай туклану белән тәэмин ителгән. 2 меңнән артык сабый ата-ана түләвеннән азат ителгән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен балалар бакчаларына чиратсыз керү каралган. Геройларның гаиләләренә 6 меңнән артык транспорт картасы һәм 9 меңгә якын «Батыр» картасы бирелгән, ә җәйге лагерьларда махсус хәрби операциядә катнашучыларның 2 меңнән артык баласы ял иткән.
Моннан тыш, Казан махсус хәрби операция зонасына 76 гуманитар конвой җибәргән, ә тугандаш шәһәрләр-Лисичанск һәм Рубежноега – 86 фура, гомумән алганда 1,6 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм киткән, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез