«2025 елда республикадагы махсус икътисадый зоналарга 18 яңа резидент, 300 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән. 12 меңнән артык эш урыны булдырылган», – диде ул.
Премьер-министр әйтүенчә, махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының җитештерү күләме якынча 1,5 триллион сум тәшкил иткән. «Бу – республикадагы сәнәгать җитештерүе күләменең 24 проценттан да күбрәге. Резидентларга бирелгән салым һәм таможня ташламаларының һәр сумына 7 сум шәхси кертем туры килә», – диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез