Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин хәбәр итте.
-Узган ел республиканың сәламәтлек саклау тармагында 320 табиб һәм 500 урта медицина хезмәткәре эшли башлады. Яшь белгечләрне сәламәтлек саклау тармагына җәлеп итү юнәлешендә актив рәвештә алып барылган эшчәнлек, социаль ярдәм чаралары хисабына республикада медицина хезмәткәрләренең артуы күзәтелә,- диде министр.
Марсель Миңнуллин профилактик тикшеренүләргә йөрүчеләр санының артуын да билгеләп үтте. Чагыштыру өчен: 2023 елда республика халкының 65 проценты профилактик тикшеренү узган булса, узган ел бу сан 75,2 процент тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез