Газетага язылу

Узган ел Татарстанда ислам финанслары катнашындагы килешүләр алты тапкыр арткан

2024 ел белән чагыштырганда, узган ел Татарстанда ислам финанслары катнашындагы килешүләр алты тапкыр арткан.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов министрлыкның еллык коллегия утырышында әйтте. "Узган ел җәлеп ителгән акча күләме алты тапкыр артты, 35 тән артык продукт гамәлгә ашырыла, капитал базары актив үсә", - диде министр. Мидхәт Шаһиәхмәтов искә төшергәнчә, 2025 елда федераль дәрәҗәдә партнер финанславы буенча тәҗрибәне тагын өч елга, 2028 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул ителде.

"Аның мөһим максаты - халыкара инвестицияләрне җәлеп итү», - диде министр. Ул искәрткәнчә, узган елның декабрендә Казанда БДБ территориясендә беренче AOIFI - бухгалтерлык исәбе оешмасы һәм ислам финанс институтлары аудиты вәкиллеге ачылды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре