2024 елда җир кишәрлекләрен барыннан да ешрак бүләк иткәннәр.
Узган елда Росреестрның Татарстан буенча идарәсе күчемсез милекне бүләк итү килешүләре нигезендә барлыгы 51 156 хокукны теркәгән. Республикада яшәүчеләр җир кишәрлекләрен барыннан да ешрак бүләк иткән: 24,5 меңнән артыграк. Икенче урында – фатирлар (20,7 мең чамасы). Шәхси торак йортлар (4,7 меңнән күбрәк) өченче урынга чыккан. Шулай ук торак булмаган бүлмәләрне (1 162) бүләк итүчеләр дә булган.
Казанга килгәндә, фатирлар барыннан да ешрак бүләк ителгән: 8 2021. Җир кишәрлекләре (2880) икенче урынны алган. Шулай ук 760 шәхси торак йорт һәм 642 торак булмаган бүлмә бүләккә киткән.
Моңа кадәр бүләк итү килешүләрен (хокукның күчүен дәүләт теркәвенә алып), язмача рәвештә, гади генә итеп төзергә мөмкин булган (күчемсез милекнең бер өлешен бүләк итү килешүләре генә бу кагыйдәләргә кермәгән). Быел 13 гыйнвардан исә туганлык мөнәсәбәтләрендә торучыларның һәммәсе күчемсез милекне бүләк итү килешүләрен нотариуста раслатырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез