Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында М.Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиев хәбәр итте.
«Без операциядән соң пациентның мөмкин кадәр тизрәк тернәкләнүен кайгыртабыз. Күп еллар зур кисем аша ясалса, хәзер күп операцияләр кечкенә кисемнәр аша үткәрелә. Пациент икенче көнгә үк аягына басып йөри ала, берничә көннән гаиләсенә кайта. Безнең төп бурыч – авыруларга бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтү», – дип белдерде баш табиб.
«Үткән елда Республика онкологик клиник диспансеры сырхауханәсе, шул исәптән, аның филиаллар челтәре аша 360 мең кеше үткән. Казандагы сырхауханәгә 260 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук, Әлмәт, Чаллы филиалларын да исәпкә алып, стационар аша 76 мең кеше узган», – диде Марат Мөхәммәдиев.
Баш табиб сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча 9 яңа инновацион диагностика алымы кертелгән. «Хастаханә дөнья трендлары буенча эшли», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез