Газетага язылу

Узган елда Татарстанның төп капиталына кертелгән инвестицияләр 1,6 трлн сум тәшкил иткән

2025 ел нәтиҗәләре нигезендә, Татарстанның төп капиталына кертелгән 1,6 триллион сум инвестицияләрнең 1,3 триллионы – бюджеттан тыш чыганаклардан. Бу хакта ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Ул билгеләп үткәнчә, 2025 елның гыйнвар-сентябрь айларында гына да Татарстанның төп капиталына кертелгән инвестицияләр якынча 1,2 триллион сум тәшкил иткән. Ягъни, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 23 процентка арткан.

«Бюджеттан тыш чыганаклардан кергән инвестицияләр күрсәткече 9 айда 1 триллион 66 миллиард сум тәшкил итте. Үсеш – 34 процент. Ягъни безнең 2025 елның 9 аендагы күрсәткеч бөтен 2024 ел белән чагыштырганда күбрәк», – дип ассызыклады Миңнуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре