Газетага язылу

Узган елның икенче яртысында Татарстанда торак сату күрсәткече арткан

Узган елның икенче яртысында Татарстанда торак базарында сату-алулар күрсәткече арткан. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, ул 31 процент тәшкил иткән. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының еллык коллегия утырышында министр Марат Айзатуллин әйтте.

«Шул ук вакытта, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ипотека кредитлары саны 39 процентка кимеде. Беренчел базарда кимү 4 процент тәшкил итте», – диде министр. Коллегия утырышында хәбәр итүләренчә, Татарстанда былтыр 3,5 миллион квадрат метр торак төзелгән. «Бу – республика тарихында рекорд сан», – диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре