Узган ялларда булырга тиешле спектакльләрнең кайчанга күчереләсе билгеле

Билгеле булганча, узган ялларда Татарстан Рәисе карары буенча республикада массакүләм чаралар үткәрелмәде. Шуд исәптән, театрларда да спектакльләр кичектерелде яки бөтенләй булмады.

Әйтик, Камал театрында һәм "Шәрык клубында" спектакльләр һәм чаралар бөтенләй булмады. Театр хәбәр итүенчә, бу көннәргә алган билетлар өчен акча түләнгән карта счетына кире кайтарылачак. Ә инде кассадан алынган билетларны 31 декабрьгә кадәр кире кассага тапшырырга кирәк.
Белешмәләр өчен:
📞293-03-74

Тинчурин театрында 21 декабрь, 12:00дә һәм 17:00дә булырга тиешле «Туган-тумача» спектакле һәм 22 декабрь, 11:00дә булырга тиешле «Тылсымлы арена» һәм 17:00дәге «Назлы кияү» спектакльләре түбәндәге көннәргә күчерелә.

«Туган-тумача»:
21 декабрь 12:00 ➡️ 29 декабрь 12:00
21 декабрь 17:00 ➡️ 30 декабрь 11:00

«Тылсымлы арена»:
22 декабрь 11:00 ➡️ 27 декабрь 11:00

«Назлы кияү»:
22 декабрь 17:00 ➡️ 28 декабрь 13:00

Белешмәләр өчен:
📞238-56-17

Кариев театрында 21 һәм 22 декабрьдә булырга тиешле «Кар иле патшабикәсе» («Снежная королева») шулай ук булмады. Театр хәбәр итүенчә, билетларны кассага тапшырырга яки шул ук билет белән башка вакыттагы спектакльгә барырга мөмкин.
Белешмә өчен:
📞237-62-51

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре