Узган төндә Россия төбәкләрендә 55 Украина дроны бәреп төшерелгән. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итте.
Пилотсыз очкычларны Ростов өлкәсе, Краснодар крае, Кырым Республикасы территорияләре, Кара һәм Азов диңгезләре акваторияләре өстендә бәреп төшергәннәр.
«Төнлә самолет тибындагы 55 Украина пилотсыз очу аппараты юк ителде», – диелә хәбәрдә.
Татарстан Республикасында 24 сентябрь 19:30 сәгатьтән 25 сентябрь 03:11 сәгатькә кадәр «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә булды. Шул ук вакытта республикадагы аэропортлар штат режимында эшләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез