"Үзгәреш җиле" фестиваленең Нью-Йорктагы концерты ничек узган?

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең Нью-Йоркның "Карнеги-холл" залындагы концерты аншлаг белән узды дип хәбәр итте тамашада булган журналист Эдуард Хәйруллин.

"Тулы зал, аягүрә басып алкышладылар", - диде ул.

Концертның ачылышында Чулпан Хамматова инглиз телендә фестивальне, Татарстанны тәкъдим иткән. Икенче бүлектә Сәмруг кош турындагы легенданы сөйләгән.

Концерт ике бүлектә узган, анда соңгы 3 фестивальдәге иң яхшы 22 җыр тәкъдим ителгән. Фестивальдә барлыгы 100 татар җырына яңа төрле яңгыраш бирелгән иде.

"Татар-информ"

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

концерт фестиваль Үзгәреш җиле

Көн хәбәре