Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, үзизоляция көннәре май бәйрәмнәрен үз эченә алырга мөмкин, бу очракта ике бәйрәм арасы эш көннәре булып саналмаячак.
Башка вариантлар да карала. Шуларның берсе - үзизоляция көннәренең май уртасына кадәр дәвам итүе ихтимал. Ә хәлләр яхшыруга таба бармаса, эшләми торган көннәр июнь башына кадәр сузылырга мөмкин дигән фараз да бар. Шул ук вакытта төбәк башлыклары, үз территорияләрендәге вазгыятьтән чыгып, үзләренчә карар чыгарырга хаклы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез