Татарстанның Яшьләр эшләре министры, республиканың башка министрлык вәкилләре белән берлектә, яшьләр өчен “Изоляциядән соң тормыш” темасына онлайн-очрашулар үткәрә башлады. Шуларның берсендә 14-30 яшьлек татарстанлылар борчыган сорауларына җавап алды.
- Соңгы атнада без яшьләрне ни борчый икән, шуны тикшердек. Яшьләр үзләре дә сораулар җибәрде, сайтта мөрәҗәгатьләр булды, миңа шәхсән яздылар. Сорауларның күбесе эшсезлеккә кагыла, калганнары укыту режимына бәйле үзгәрешләргә, бизнеска бәйле. Моннан тыш психолог ярдәм артыннан мөрәҗәгать итүчеләр дә бар: психологик хезмәт телефонына мөрәҗәгатьләр 3 мәртәбә арткан, - дип хәбәр итте министр Дамир Фәттахов.
Онлайн-очрашуга якынча 200 кеше "килде". Трансляция ZOOM платформасында һәм Ютуб каналда барды.
Сорау бирүчеләр арасында күбрәк эшче яшьләр, үз бизнесларын булдыручылар бар иде. Шулай ук мәктәп балаларының БДИ, ТДИ, олимпиадаларга бәйле сораулары булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез