«Махсус салым режимы гамәлгә кергәннән бирле республика үзмәшгульләре 346 миллиард сум күләмендә гомуми керем алган. Алар казнага 13,4 миллиард сум салым түләгән», – диде ул.
Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, үзмәшгульләр эшчәнлегенең төп төрләре булып төзелеш, пассажирлар йөртү, хезмәт күрсәтү кебек өлкәләр тора. «Үзмәшгульләргә ярдәм итү өчен 2020-2024 елларда гомуми суммасы 75 миллион сумлык 385 микрозайм бирелде. 2020 елдан бүгенгә кадәр махсус салым режимы буенча эшләүче шәхси эшмәкәрләр 98 миллион сумлык 94 микрозайм рәсмиләштерде. 2021 елда үзмәшгульләрне субсидияләү программасы буенча 305 үзмәшгуль 49,8 миллион сумлык бер тапкыр бирелә торган ярдәм алды», – диде Наталья Кондратова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез