Социаль фонд үзмәшгульләрне ике категориягә бүлә: индивидуаль эшкуарлар һәм һөнәри керемгә салым түләүчеләр, алар өчен төрле салым статусы һәм взнослар түләү тәртибе каралган.
Миролюбов аңлатканча, индивидуаль эшкуарларлардан аермалы буларак, үзмәшгульләр Социаль фондка взносларны бары тик үз теләкләре белән генә күчерә алалар. Әгәр взнослар түләнмәсә, аларның иминият пенсиясенә хокукы булмый һәм пенсия балллары исәпләнми.
Бу очракта кеше бары тик социаль картлык пенсиясенә генә өмет итә ала, ул төбәк өстәмәсе белән бергә якынча 9 мең сум тәшкил итә, чөнки пенсия яшәү минимумыннан түбән була алмый.
Эксперт сүзләренчә, 48 мең сумлык максималь пенсия алу өчен үзмәшгульгә 35 ел дәвамында үз теләкләре белән взнос түләп барырга кирәк. Күчерелгән акчаның гомуми суммасы якынча 16,5 миллион сум тәшкил итеп, бу максималь еллык взносның 473 мең сум (яки айга 39 494 сум) булуын күздә тота.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез