V Халыкара «Балачак» вокаль бәйге-фестивале гаризалар кабул итә башлады

Сәләт һәм балачак бәйрәме! Быел «Балачак» халыкара вокаль бәйге-фестивале бишенче юбилей сезонына аяк баса. 5-18 яшьлек талантларны барлый торган әлеге конкурска гаризалар кабул итә башладылар.

«Туган авылым» милли-туристлык комплексын гамәлгә куючыларның берсе, «Добро рядом» хәйрия фондын гамәлгә куючы һәм директоры Радик Габдрахманов әйтүенчә, елдан-ел катнашучылар бөтен илдән җыела. Искәртеп үтик, вокаль бәйге тәүге мәртәбә 2021 елда узган иде. Былтыр әлеге фестивальдә 1100ләп башкаручы һәм иҗат коллективы катнашкан. Катнашучылар географиясе дә киң: Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар, Курск, Коломна, Самара, Магнитогорск, Тамбов, Новороссийск, Новокузнецк, Красноярск, Екатеринбург, Чиләбе, Свердловск, Ухта, Пенза, Башкортстан, Удмуртия.

– Быел да катнашучылар күп булыр дип фаразлыйбыз, – ди Радик Габдрахманов. – Конкурсыбызның үзенчәлеге шунда: бездә сәламәтлеге ягыннан чикле булган балалар да катнаша ала. Һәр катнашучы «йолдызлы» жюридан кайтаваз алачак. Педагоглар өчен дә вокал дәресләре оештырылачак. Конкурсыбызның төп призы – җиңүчегә клип төшерү.

Оештыручылар сүзләренчә, быелгы бәйгенең беренче этабы 9-10 апрель көннәрендә узачак. Икенче этап – 2-3 май көннәренә билгеләнгән. Конкурс финалында исә катнашучылар тырышлыгы белән гала-концерт оештырылачак. Биредә лауреатларны, җиңүчеләрне, аларны әзерләгән остазларны тәбрикләү көтелә. Балачак бәйрәме 4 майда «Пирамида»да узачак.

Төп таләп – ихласлык. Оештыручылар әйтүенчә, балалар иң элек сәхнәгә чыгасы иҗат әсәрен үзе аша үткәрергә тиеш. Шул ук вакытта 6 яшьлек баланың сугышта улын югалту ачысын татыган ана җырын башкаруы, ә 18 яшьлекләрнең, киресенчә, бала-чагаларга күбрәк туры килә торган эш белән чыгыш ясавы бик үк мантыйкка туры килмәс иде, диләр.

– Сайлап алынган репертуар тәрбияви әһәмияткә ия булсын иде, – диде Татарстанның атказанган артисты Марина Ясельская. – Юбилейга яңалыгыбыз да бар. Быел бәйгенең гимны барлыкка киләчәк. Аны яшь шагыйрь һәм композитор Тимур Вәлиев белән берлектә мин язам. Гимн рус һәм татар телләрендә булачак.

БӘЙГЕ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ
* Бәйгедә катнашу өч этаптан тора. Беренчесе – сайлап алу (онлайн), икенче тур – Казанда (биредә остазлардан дәресләр, остаханәләр, шәһәр буенча экскурсия дә көтелә), өченче тур – Гала-финал, бүләкләү тантанасы.
* Гариза тапшыру өчен сылтама: dobro-ryadom.ru
* «Балачак» конкурс-фестивалендә катнашу бушлай. Биредә аз керемле гаиләләр дә, мөмкинлекләре чикле балалар да катнаша ала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре