Газетага язылу

Вакансияләрдә ни өчен хезмәт хакын күрсәтмәүне аңлаттылар

Эш бирүчеләр вакансияләрдә  еш кына хезмәт хакын күрсәтми. Сәбәбе түләү мәсьәләсен әңгәмә нәтиҗәләре буенча хәл кылуга бәйле. Бу хакта “РИА Новости” Superjob сервисы тикшеренүе мәгълүматларына таянып яза. Эш бирүчеләрнең 60 проценты шул рәвешле җавап биргән.

Ун эш бирүченең өчесе бу хәлне тәкъдим ителә торган хезмәт хакын башка хезмәткәрләр һәм көндәшләреннән яшереп калдырырга теләве белән аңлаткан. Компанияләрнең тагын 27 проценты шул рәвешле вакансияләргә дәгъва кылучыларның нинди хезмәт хакына өметләнүләрен белергә теләвен күрсәткән.  Мәгълүматларга караганда, һәр 5 компаниянең берсе эш күләменә карап яки бонус буенча түләгәндә, хезмәт хакы күләмен “үзара килешеп” билгели.

Компанияләрнең тагын 27 проценты тәкъдимнәренең башкаларга караганда кимрәк булуын яшермәгән. Моннан тыш эш бирүчеләрнең тагын 20 проценты – кандидатларны күпләп җәлеп итмәс өчен, 17 проценты – акчаны янга калдыру өчен (алар фикеренчә, компания түләргә әзер булганнан кимрәк сораучылар да бар) вакансиядә эш хакын күрсәтмәләрен белдергән.

Тикшеренү 20 марттан 13 апрельгә кадәр 190 торак пунктта 500 кеше арасында уздырылган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре