Валентина Матвиенко KazanForumда катнашучыларны сәламләде

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко «Россия – Ислам дөньясы. Kazanforum 2024» катнашучыларына сәламләү сүзе юллады.

– Федерация Советы һәм шәхсән үз исемемнән «Россия — Ислам дөньясы. Kazanforum 2024» катнашучыларын һәм кунакларны сәламлим. Россия һәм мөселман дөньясы илләре арасында элемтәләрне ныгыту өчен абруйлы һәм кирәкле мәйданчык булып танылды. Ике яклы дәүләтара элемтәләр дә, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре буенча үзара хезмәттәшлек тә актив үсештә, – диелә аның сәлам хатында.
Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, Россия мөселман дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне тагын да киңәйтүгә һәм ныгытуга аерым әһәмият бирә.
Безнең ил-төрле милләт, дин һәм мәдәният вәкилләре арасында күп гасырлык нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм үзара аңлашуның ачык мисалы. Гасырлар дәвамында Россия үсешенә ислам динен тотучы халыклар зур өлеш кертә. Халыкара икътисадый форум Россия Федерациясе субъектлары һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр арасында, шул исәптән икътисад һәм туризм, фән һәм технологияләр, финанслар һәм инвестицияләр кебек мөһим өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам. Уңышлар телим!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре