Валентина Матвиенко: Россиядә гомумфедераль локдаун булмаячак

Россиядә коронавирус таралу сәбәпле, локдаун игълан ителмәячәк.

«Гомумфедераль локдаун булмаячак дип ышанам. Федерация субъектларына килгәндә исә, алар төбәктәге вазгыятьне исәпкә алып карарлар кабул итә», –  дип белдерде журналистларга Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко.

Шулай ук ул коронавируска каршы мәҗбүри вакцинацияләү юк һәм була да алмый, дип белдерде ул.

«Бу күпчелек халыкның ихтыяри карары, моның киләчәктә пандемияне тоткарлап торуның бердәндер юлы икәнлеген аңлау мөһим», – дип яза ТАСС Валентина Матвиенко сүзләренә сылтама белән.

Россиядә бишенче көн рәттән 25 меңнән күбрәк коронавирус очрагы теркәлә. Бүген  дә коронавирустан  үлүчеләр саны буенча антирекорд куелды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус ковид

Көн хәбәре