Укуга кабул итү процессын төгәлрәк итү һәм бюджет урыннарын гаделрәк бүлү максатыннан, боерыклар формалашкан көнне «Тынлык көне» булачак.
Узган елларда абитуриентлар соңгы минутка кадәр үз карарларын үзгәртә ала иде. Бу хәл күп очракта бюджетта укырга теләүчеләргә каршы эшләде, чөнки соңгы мизгелдә гаризаны яисә раслауны кире алырга мөмкин булды. Нәтиҗәдә, бюджет урыннары буш кала иде.
«Быел 3 август — төрле квоталар буенча керүчеләрне кабул итү көне, ә 7 август — төп кабул итү көне, болар «Тынлык көннәре» булачак», — дигән Фальков «Вести» эфирында.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез