Валюта сатып алуга комиссия бетерелгәннән соң, доллар һәм евро бәясе артты

Дүшәмбе көнне Мәскәү биржасында валюта сатуларында сумның кимүе күзәтелде. Доллар курсы 82 сумга кадәр күтәрелде.

11:30 сәгатьтә бер доллар бәясе 79,3 сум булган. Евро 88 сумга кадәр арткан, әмма 11:30 сәгатькә аның бәясе 85,8 сумга кадәр төшкән.

Мондый кискен үзгәреш Үзәк банкның Мәскәү биржасында валюта сатып алуга комиссияне бетерү аркасында килеп чыккан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

сум доллар евро

Көн хәбәре