Газетага язылу

Васил Шәйхразиев: «Аксубайның алга таба үсеш өчен зур потенциалы бар»

Аксубайда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында район Советының йомгаклау – алтынчы утырышы узды. Бу хакта районның «Авыл таңнары» газетасы хәбәр итә.

Утырыш эшендә шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Камил Гыйльманов, Фоат Вәлиев, ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, Эмиль Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү Идарәсе баш киңәшчесе, районыбыз кураторы Салават Рәхимов катнашты.

Сессиядә катнашучылар игътибарына фойеда районның төрле өлкәләрендәге казанышлары күргәзмәләре җәелдерелде, кунаклар авыл хуҗалыгы тармагы казанышлары белән танышты. Волонтерларның тематик күргәзмәсе СВО катнашучыларына ярдәм турында сөйләде. Биредә алар якташлары өчен ясаган әйберләрне тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы Алмаз Мингулов үзенең чыгышында муниципаль берәмлекнең, анда яшәүчеләр тормышындагы барлык мөһим моментларны чагылдырды, агымдагы елга бурычлар билгеләде.

– 2025 ел Ватанны саклаучылар елы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү, ә безнең районда бөек татар шагыйре, якташыбыз Хәсән Туфанның юбилее уңаеннан Туфан елы билгесе астында узды, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе үз чыгышында. – 2026 ел Россия халыкларының бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында – Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы, ә безнең районда Яшьләр, бердәмлек һәм игелекле ихтыяр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә безнең алда бик зур эшләр һәм күп кенә чараларны гамәлгә ашыру бурычы тора, – диде Алмаз Мингулов.

Утырышта катнашучыларны сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин сәламләде. Ул Татарстан депутатларының Дәүләт Думасында эшләвенең республика өчен әһәмияте турында бәян итте.

Утырышка Васил Шәйхразиев йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республика үсешендә Аксубай районының да өлеше зур.

– Район күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били, – дип ассызыклады ул. – Әмма аның алга таба үсеш өчен зур потенциалы, мөмкинлекләре бар. Аксубайның резервлары бар, эшләрне алга таба да уңышлы алып барырга язсын!

Район Советы утырышы бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре