Шәһәрдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Муса Җәлил скверы булачак һәм каһарман шагыйрьнең бюсты куелачак урын белән таныштылар, территорияне тәртипкә китерү буенча фикер алыштылар. Каршы алучы һәм территория белән таныштыручы Донецк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит Брагин булды.
Муса Җәлил скверы Донецк Җәмигъ мәчете янында булачак. Донецк Җәмигъ мәчете 1999 елда ачыла. Ул татарлар күпләп яшәгән Октябрский бистәсендә урнашкан. 2014 елда мәчеткә беренче снаряд төшә. Аннан соң да берничә тапкыр һөҗүм ителә, гыйбадәт өчен ябыла. «Әле дә мәчет янында снаряд калдыклары аунап ята», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев.
Бүгенге көндә мәчеттә төзекләндерү эшләре алып барыла. Ул киләсе елда ачылыр дип көтелә. Муса Җәлил скверы һәм бюстын 2 августта ачу планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез