Вәсилә Фәттахованың ире Эльмира Сөләйманова хөрмәтенә хәйрия концерты оештыра

40 яшендә вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманованы хөрмәтенә хәйрия концерты узачак.  Аны Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов оештыра. Концертлар Уфада һәм Туймазыда узачак.

«Эльмира Сөләйманова Уфада да концертлар куя иде. Аны Башкортостан тамашачысы да бик яратты. Казанда, Чаллыда Эльмира Сөләйманованы искә алу концертларында катнашмаган артистлар Уфада һәм Туймазыда узачак концертларда чыгыш ясарга теләк белдерделәр. Концертта Ландыш Нигъмәтҗанова, Ирек Зарипов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар һәм Татарстан-Башкортостанның башка популяр  артистлары катнашырга ризалык бирделәр. Концерттан кергән акчаны Эльмира Сөләйманованың гаиләсенә бирәчәкбез. Эльмираны үлгән көнендә, 16 декабрьдә Уфада тамашачылар белән бергә искә алачакбыз», – дигән продюсер Илгиз Габдерәкыйпов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре