Васильево биетәсендә илкүләм проект буенча 5 чакрымнан артыграк озынлыктагы су торбалары яңартыла

Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 5,2 чакрымнан артыграк озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь төзекләндерү дәвам итә. Бу хакта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проект кысасында тормышка ашырыла. Аны финанслауның гомуми күләме – 102,6 миллион сум.

“Татарстан Республикасында инженерлык челтәрләре баш идарәсе” хәбәр иткәнчә, гамәлдәге челтәрләр инде 1970 нче елларда ук файдалануга тапшырылган. Алар тимер юллар тирәсеннән уза. Бүгенгә торбаларның тузу дәрәҗәсе 80 проценттан артып киткән. Торбадагы суның сыйфатын санитария нормаларына туры китерү өчен системаны тулысынча яңарту таләп ителә.

Июль башына 4 чакрым чамасы озынлыктагы яңа торбалар урнаштырылган инде. Эшләрнең гомуми күләменең 76 процентын тәшкил итә бу. Төзелеш һәм монтаж эшләрен төгәлләү 30 сентябрьгә планлаштырыла. Суүткәргеч яңартылганнан соң Васильевода яшәүче 1400 кеше өчен су сыйфаты яхшырачак.

Гомумән алганда, быел Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм (милли) проекты буенча 36 инженерлык инфраструктурасы объектын яңарту күздә тотылган. Бу максатка 3,2 миллиард сум юлланачак. Шуның яртысы – республика бюджеты акчасы.

Өстәмә рәвештә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән, коммуналь системаларны яңарту буенча республика программасы гамәлгә ашырыла башланган. Аның кысасында тагын 100 объект төзекләндереләчәк. Шул рәвешле, ел дәвамында республикада 136 инфраструктура объектын тәртипкә китерү күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре