Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
"Үзгәрешсез халәт. Бала реанимация бүлегенә салынган. Үпкәләре ясалма вентиляциядә, ЭКМО аппараты тоташтырылган. Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен бөтен көчен куя», - дип сөйләгәннәр агентлыкка
Исегезгә төшерәбез, җомга көнне Васильево бистәсендә «Молодежный» автобус тукталышында этләр көтүе 9 яшьлек кызга һөҗүм иткән. Баланың бөтен тәнендә умырылган һәм тешләнгән күпсанлы яралары теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез