Газетага язылу

Васильево хастаханәсенең пневмония белән авыручы 30 хезмәткәре арасында коронавирус йоктыручылар да бар

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков Васильево бистәсе хастаханәсе буенча яңа мәгълүматларны хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: хастаханәнең 30 хезмәткәре пневмония белән чирләве турында хәбәр таралган һәм кичә ул хастаханәне япканнар иде.

-Без өч медицина хезмәткәренең COVID-19 диагнозы белән авыруын раслыйбыз, калганнары өйдә, үзизоляция шартларында. Без аларның халәтен, симптомнарын контрольдә тотабыз. Әмма бу медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында чагылмый. Барлык пациентлар да Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенә күчерелде, - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус Covid-19 Васильево бистәсе

Көн хәбәре