Вашингтонда Европа десанты

Дөньякүләм яңалыкларда Аляска саммитыннан соңгы вазгыять алгы планга чыкты. Икътисад фронтыннан алынган хәбәрләр артка күчте. Ул тарафтан килгән хәбәрләр куанычлы түгел. Белгечләр: «Дөньяның күп илләренә «девальвация доминосы» яный. Милли валюталарның арзанаю процессы иң зур икътисадларда чылбыр реакциясен кузгатачак, җитди нәтиҗәләргә китерәчәк һәм глобаль кризис куркынычы яный», – дип хәбәр итә.

Дөньякүләм сәясәтчеләрне исә Трамп белән Путин очрашуыннан соң килеп туган вазгыять борчый. Аляска очрашуы хакында без күп нәрсә әйтә алмыйбыз, чөнки ике держава лидеры ниләр хакында сөйләшүләрен асылда сер итеп саклый. Күзгә-күз карап сөйләшүләрдән соң үткәрелгән матбугат конференциясе кыска булды, гомуми сүзләр генә сөйләнде, журналистларның сорауларына җавап бирелмәде. АКШ лидеры үзенә хас пафос белән, очрашу бик яхшы үтте, дип игълан итсә дә, сөйләшү вакытының бик кыска булуы, зур составта килгән делегацияләрнең очрашуы бөтенләй оештырылмау, төшке ашка табынның бөтенләй җәелмәве алдан уйланылган сценарийның барып чыкмавы хакында сөйли.

Саммиттан соң Трамп, Зеленскийга һәм Евросоюз лидерларына шалтыратып, вазгыятьне аңлатты. Путин белән очрашу бөтенләй барып чыкмаса, оваль кабинет хуҗасы телефонга кагылмаска вәгъдә биргән иде. Шуннан чыгып әйтә алабыз: теләгәнчә булмаса да, саммитның уңай нәтиҗәләре бар. Европа башкалаларының Трамп белән сөйләшкәннән соң тузгыган умарта күчен хәтерләтүе Евросоюз сәясәтчеләренең Аляска саммиты нәтиҗәләрен кабул итеп бетерә алмаулары хакында сөйли.

Бу юллар язылганда, Зеленский Вашингтонга барып төште, берничә Европа башкаласы лидеры да Трамп янына керәчәк. Трамп социаль челтәрдә бу хакта: «Иртәгә Ак йортта зур көн. Европаның бу кадәр җитәкчесе бер үк вакытта моңарчы җыелганы юк иде. Аларны кабул итү – минем өчен зур мәртәбә!!!» – дип язып куйды. Карт континет лидерларының максаты – Трампны Россиягә басым ясап, өстәмә компромиссларга барырга мәҗбүр итәргә өндәү. Ак йорт лидеры исә аларны Путин куйган таләпләр ягына якынайту теләге белән яна. Бездә дүшәмбе киче булганда, Трамп башта Зеленскийны кабул итәчәк, аннан соң европалы лидерларны. Россиянең БМОдагы даими вәкиле урынбасары Дмитрий Полянский «Би-би-си»га (безнең илдә блокланган) интервью бирде һәм Аляскадагы Трамп белән Путин килешүләре хакында матбугатта чыккан хәбәрләрне «спекуляция» генә дип атады. Чын мәгълүмат сер итеп саклана. Вашингтондагы саммиттан соң, АКШ, Россия һәм Украина лидерларының очрашуы игълан ителсә, тыныч килешү якында, юк икән – консультацияләрне дәвам иттерергә туры килер.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре