Вашингтонда һәлакәткә очраган самолетта Россия спортчылары булган

Вашингтонда һәлакәткә очраган самолетта фигуристлар һәм элеккеге Россия тренерлары булырга мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости спорт агенты Ари Закарянга сылтама белән.

«Бортта фигуристлар бар иде, алар тренерлар белән очтылар. Алар арасында элеккеге Россия белгечләре дә бар иде", - дип белдергән Закарян агентлыкка. Авиакомпания мәгълүматлары буенча, самолет бортында 64 кеше булган. Вертолет бортында өч хәрби булуы мәгьлүм.

Фигуралы шуу буенча 1994 елгы дөнья чемпионнары Евгения Шишкова һәм Вадим Наумов АКШТА һәлакәткә очраган самолет бортында булган, дип хәбәр итте РИА Новости чыганакка сылтама белән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре