“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе
Без яшь чакта геройлар турында китаплардан гына укып белә идек яки тарих дәресләрендә Зариф абый сөйли иде. Марат Казей, Леня Голиков, Зина Портнова, Газинур Гафиятуллин һ.б... Аларның күрсәткән батырлыклары безнең өчен чын батырлык иде.
Бүген минем өчен кем ул – герой? Әллә кайлардан эзлисе юк, геройлар янәшәмдә генә...
2022 ел. Сентябрь ахыры... Салкынча елак көз. Халык аптырашта. «Ишеттеңме әле?» – дип, халык бер-берсен бүлдерә-бүлдерә нидер сөйли, нидер дәлилли... Кемнеңдер күзләрендә ачы яшьләр, кемнеңдер күзләрендә нәфрәт очкыннары күренә.
Китә илкүләм мобилизация… Ул көннәргә кайтсак, гади тел белән әйткәндә, халык көчле тетрәнү кичерде, кайгы диңгезенең тирән суларында йөзде. Минем ишегемне дә кагарлармы икән дип, көтеп яшәде. Атна-ун көн дигәндә, 300 меңгә якын ир-егетебез, солдат шинелен киеп, вокзалларда вагон-вагон төялеп, якыннарыннан елашып аерылып, махсус хәрби операциягә китте.
Беренче атналар, беренче айлар... Гаиләләр ут өстендә утырдылар, йокысыз төннәр кичерделәр. Газиз аналар балаларыннан, хатыннар – ирләреннән, кызлар егетләреннән хәбәр көттеләр.
Геройлар янәшәмдә. Алар икәү – Буа районының Кырык Садак авылы егетләре Раил Наил улы Фәткуллов һәм Айрат Алимҗан улы Гайнуллов. Махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк мобилизацияләнде әлеге егетләребез.
https://vatantat.ru/2025/04/166732/
Беренче сүзем Раил турында. Яңа гына мыек чыгарган, түгәрәк, чибәр йөзле, киң җилкәле, таза егет... Акыллы, уңган, тыныч холыклы, ярдәмчел. Ник бер тискәре сыйфаты булсын! Моңлы тавышы гына ни тора! Авыл мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Буа ветеринария техникумына укырга керә. Аны 2018 елда уңышлы тәмамлый. Күңелендә йөрткән җырчы булу теләге өстенлек алып, Раил шул ук елны укырга керә. Озак уку насыйп булмый, көзге чакырылышта солдат хезмәтенә алына. Контракт нигезендә өч ел Тын океанда хәрби корабльдә ил чикләрен саклый. Әти-әнисенә язган хатларында ул еш кына Камчатка ярымутравының гүзәллеген, аның вулканнарын, табигатен сурәтләгән. Тын океанда, Беринг, Охотск диңгезләрендә йөзеп, Вьетнам чикләренә кадәр барулары турында горурланып яза торган була Раилебез. Бер хатында: «Әни, миңа өлкән матрос исеме бирелде», – дип шатлыгы белән дә уртаклашкан. Өч ел хезмәт иткән егет ноябрь аенда махсус хәрби операциягә алына. Курку белмәс десант-штурм батальонының укчы егете Донецкины азат итүдәге бәрелештә катнаша. 2024 елның гыйнвар урталарында элемтә өзелә. 2024 елның 11 сентябрендә кара кайгы Наил белән Лилиянең ишеген шакый: Раил үлгән!
Гаилә корырга да өлгермәгән, чирек гасыр да яшәмәгән, цинк табутта кайткан Раил туганымны авылыбыз зиратында мөселман кануннарына туры китереп җирләдек. Исеме мәңгегә авылыбыз тарихы битләренә язылып куелды.
Бер ай элек республикабызның Буа районы администрациясе батырларча һәлак булган авылдашыбызның исемен мәңгеләштереп, иминлегебез өчен гомерен биргән Раил Фәткулловның әти-әнисенә Россия Федерациясенең югары дәүләт бүләге – Батырлык орденын тапшырдылар.
Икенче героем – Айрат Гайнуллов. Ир уртасы булып барган бу типсә, тимер өзәрлек ир-егеткә сокланмыйча карау мөмкин түгел! Кырык-Садакта туган, шунда урта мәктәптә укыган, Казан ветеринария академиясен тәмамлаган югары белемле егет, өйләнеп, гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичергән. Төптән көчле рух, тәрбия, югары әхлак сыйфатлары салынган бу егеткә. Хәрби операциянең беренче көненнән үк Луганск Республикасының кайнар нокталарында хезмәт иткән кыю, батыр егетебезгә искитәрлек! Әти-әнисен, гаиләсен, авылдашларын шатландырып, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден арты орден белән бүләкләнеп тора... Көчле рухлы булуы, курку белмәс, иптәшләренә карата ярдәмчел булуы аны тагын да күркәм итә. Берничә минут вакыты булганда, батыр егетебез видеоэлемтәгә чыгып, безгә дә үзенең рухи халәтен ачыктан-ачык күрсәтергә тырыша. Айратның йөзендә һәрвакыт елмаю. Югыйсә ул мохиттә елмаеп йөрерлек сәбәпләр күренми дә кебек. Салкын окопларда, кайвакыт кайнар ризыксыз, сусыз калган очракларда, һава торышының нинди булуына карамастан, яңгырмы, үзәккә үтә торган салкын җилдәме, шуышып барырга туры килгән карлы-бозлы, пычрак җир өстеме – сугышчыга йөкләнелгән махсус хәрби бурычны үзенә үлем янаганда да карусыз үтәве – чын батырлык бит.
Мин, укытучы буларак, авылдашларым Айрат белән Раил турында дәресләремдә еш сөйлим. Мондый авылдашларым булуы белән чиксез горурланам! Тиз көндә туктасын иде бу сугыш афәте! Ил-көннәребез тынычлансын иде! Батыр ир-егетләребез сау-сәламәт килеш, түшләрендә орден-медальләрен чыңлатып, шатлыктан елмайган йөзләре белән ишекләрне зур итеп ачып кайтып керсеннәр иде! Амин!
Ландыш Хисамова.
Усад
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез