ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Ил өметен ир аклар

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

https://vatantat.ru/2025/04/166732/

«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясенә

Туган илне, Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы. Махсус хәрби операция игълан ителеп, мобилизация башлануга, Алмаз да беренчеләрдән булып кулына корал ала. Ә «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Ватан хакына» бәйгесе  турында ишеткәч, нәкъ менә аның  турында язасым килеп, кулыма каләм алдым. Беренчедән, Алмаз безнең мәктәптә укып чыккан егет булса, икенчедән – сыйныфымдагы укучымның әтисе.

Алмаз Айдар улы Габдрахманов 1989  елның 16 мартында Әтнә  районының Кече Әтнә авылында дөньяга килә. Гаиләдә олы бала. Әтисе Айдар абый – гомер буе Әтнә совхозында «Беларусь» тракторында, әнисе Фәнилә апа совхозда бухгалтер булып эшли. Әти-әнисе эштә вакытта, Алмаз һәм аның энесе Айназ икесе дә өйдә, әби-бабай янында  тәрбияләнәләр.

1995  елда Кече Әтнә мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә Алмаз.

Алма агачыннан ерак төшми, ди безнең татар халкы. Кечкенәдән техника, әтисенең тракторында казынырга ярата ул.  Олы Әтнә урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегенә укырга керә.

Уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң, совхозда тракторда эшли. Читтән торып Казан дәүләт энергетика университетында укуын да дәвам итә. Ә 2008 елда армия сафларына китә. Солдат хезмәтен Ульяновскида, һава-десант гаскәрләре частенда үтәргә туры килә аңа. Бик күп тапкыр парашюттан да сикерә.

Курку белмәс егет күкне курыкмыйча колачлый.

Армия хезмәтеннән соң да тракторда эшләвен дәвам итә. Аннан  Казанга китә. Курсларда укып, 2010 елда «Карат» оешмасында сакчы булып эшли башлый. 2011  елдан «Ривьера» аквапаркына күчә.

Булачак тормыш иптәше, Биектау районының Чыршы авылы кызы Лилия белән дә Казанда таныша Алмаз. Гаилә корып, Олы Әтнә авылына кайталар. Алмаз «Мирас» пекарнясында шофер булып эшли башлый. Бер-бер артлы өч малайлары туып, бик матур башланган гаилә тормышы тагын да тулылана.

Өченче улын балалар тудыру йортыннан алып чыгу куанычы.

Алмазның терәге – гаиләсе. Аның өчен ут йотып көтүче уллары Ислам, Ильяс, Илсаф һәм хатыны Лилия.

Әнисе Фәнилә апа белән әтисе Айдар абый сөйләве буенча, Алмазның кулыннан электр да, тимер эше дә, агач эше дә килә. Батареялар кертү дисеңме, йортларын такта белән эчләү, бизәү дисеңме, барысын да җиренә җиткереп эшли белә Алмаз.

Туган ил алдындагы бурычын үтәп кайткан егет 2022 елның 19  сентябреннән мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә китә. Казан Кызыл Байраклы югары танк командирлары училищесының Лаеш ягындагы полигонында өч ай инструктор була ул. 3 гыйнвар көнне Казаннан 1200 кеше китә, Алмаз иң соңгы полкта була.

Сугышның иң кызган урынына эләгә Алмаз. Штурмлаучы була. Бик күп иптәшләрен күз алдында югалтырга туры килә. Танк белән кереп, сигез кешедән бер үзе исән-сау чыгуын әнисе Фәнилә апа тетрәнеп сөйли.

Авыр бәрелеш вакытында яралана Алмаз. Башта Донбасста госпитальдә ята. Аннан Ростов шәһәрендә дәвалана. Ростовтан – Санкт-Петербургка, аннан Новосибирск госпиталенә күчерәләр. Тернәкләнергә Әтнәгә кайта ул.

Узган елның сентябрь аеннан тагын хәрби операциядә.

Исән-сау булып, тиз арада җиңү яулап, әти-әнисен, Лилиясен, улларын куандырып, туган ягына гаиләсе янына кайтуын көтеп калабыз.

Гөләрә Хәбибуллина.

Әтнә районы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре