Бу чаралар фонд эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Программалар ветераннарны тыныч тормышка уңышлы адаптацияләүгә һәм аларны җәмгыятькә интеграцияләүгә юнәлтелгән. Бу хакта Татар-информ яза.
Фондның Татарстан филиалы, һәр ветеранның һөнәри күнекмәләрен, эш тәҗрибәсен һәм шәхси теләкләрен исәпкә алып, эшкә урнаштыруның индивидуаль планын әзерли. Бүгенге көндә республика махсус операция ветераннарының 70 проценты эшкә урнаштырылган.
Фото: «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы матбугат хезмәте
Филиал вакансияләрнең киң спектрын тәкъдим итүче төбәк предприятиеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итә, вакансияләр ярминкәләре уздыра, резюме ясау һәм әңгәмәгә әзерләнү буенча консультацияләр бирә.
Фото: «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан филиалы матбугат хезмәте
Махсус операция ветераннарына эшкә урнашырга ярдәм итү «Кадрлар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез