«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әлеге социаль фондның ялган сайтлары барлыкка килүе турында әйтте. Аның сүзләренчә, фейк сайтларда мөрәҗәгать итүчеләрне алдаларга мөмкиннәр. Бу хакта ул журналистлар өчен оештырылган фонд буенча пресс-тур барышында әйтте. Очрашуда фонд эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде.
Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, ялган сайтларда кешеләрдә билгеле бер хезмәтне алу өчен акча сорарга мөмкиннәр. «Фонд бушка эшли», – диде Гүзәл Удачина.
Исегезгә төшерәбез: «Ватанны саклаучылар» фонды 2023 елның 3 апрелендә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә оештырылды. Казандагы вәкиллеге узган елның 31 маенда ачылды. Россиядә Әфганстандагы сугыштан соң да, Чечня кампанияләреннән соң да моңа охшаш оешманың булдырылганы юк иде әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез