Газетага язылу

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Балтачта күпсанлы чаралар үтте

Спорт ярышлары, бәйрәм чаралары, очрашулар, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын хөрмәтләү – барысы да өлкәннәрнең, яшьләрнең, балаларның зур активлыгы белән үтте.

Норма авыл җирлегендә СВОда катнашучы авылдашларының гаиләләренә, Әфганстан, Чечня сугышы ветераннарына җирлек һәм эшмәкәрләр ярдәме белән күчтәнәч тулы пакетлар өләштеләр. Район күләмендә үткәрелгән «Ватанның данлыклы уллары» чарасында исә СВО да һәлак булган якташлары Николай Петровка бирелгән «Батырлык» орденын тормыш иптәше Натальяга тапшырдылар, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын бүләкләделәр. Чепья мәктәбендә Бөек Ватан сугышы музей- мемориалы мөдире, эзтабар Михаил Черепанов белән очрашу, Карадугандагы Себер тракты һәм Муса Җәлил музее призына – хоккей, Иске Салавыч авылында – көрәш, «Балтач» спорткомплексында – бокс, Субашта СВО да һәлак булган авылдашлары Рафил Гайнетдинов истәлегенә – туризм, «Дулкын» бассейнында хәрби хәрәкәтләр ветераннары призына - йөзү, Чутай авылында алтынчы мәртәбә Спартакиада үтте.

«Сабантуй» ял паркында исә авыл җирлекләре, хуҗалык, оешма – предприятие, башкарма комитет җитәкчеләре брумбол, канат тарту, авыл керлингы буенча көч сынашты, ГТО нормативлары тапшырды, хәрби хәрәкәтләр ветераннары исә, гадәттәгечә, итекле хоккейда көчлеләрне ачыклады. Хатын-кыз хоккей командалары да елдагы традициягә тугры калды: быел алар «Балтач Арена» боз сараенда көч сынашты. Авыл мәдәният йортларында бәйрәм концертлары, мәгариф учреждениеләрендә Әтиләр бәйрәмнәре, мәктәпләрдә исә «Аҗаган» уеннары гөрләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре