«Ватаным Татарстан» газетасы яңа акция игълан итте. Булдыклы яшьләрне өлкәннәргә, үзләренең укытучыларына, әти-әниләренә, әби-бабайларына «Ватаным Татарстан» газетасына язылу бүләк итәргә чакырабыз.
Бүгенге чор яшьләренең матбугаттан читләшүе беркемгә дә сер түгел. Максатыбыз: аларны газетага якынайту һәм шул ук вакытта өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Газета-журналлар укып үскән буын өчен өйгә матбугат килү үзе үк зур бүләк.
👤 Фотода Казандагы "ЭСТЕТИК ДЕНТ" стоматология үзәге директоры️ Илдар Хәмидуллин. Тумышы белән Чистай районыннан.
– Эшемнән ләззәт табам, уңышка ирешү өчен иң мөһиме дөрес максат кую һәм шуннан тайпылмый эшләргә, башкарган эшеңне яратырга. Балыкка барудан, теннис уйнаудан һәм дусларым белән күрешүдән көч алам, – ди ул.
https://vatantat.ru/2022/05/81165/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез