Ифтар мәҗлесе «Эмиз» банкетлар залында узды. Кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирек Салихов, Камил Ногаев, Ренат Вәлиуллин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы беренче урынбасары Илдар Миргалимов һәм редакция белән хезмәттәшлек итүче башка шәхесләр бар иде Мәҗлес башланыр алдыннан Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләп, Коръән аятьләре укыды һәм бергәләп дога кылынды.
Мәҗлестә газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин Рамазан ае белән котлап, басманың киләчәк эшчәнлегенә уңышлар теләде. Шулай ук башка кунаклар да изге теләкләрен җиткерделәр.
Рамазан – ураза тоту, гыйбадәт кылу, Коръән уку һәм изге гамәлләр кылу ае. Бу айда мөселманнар күмәкләшеп ифтарлар уздыра, дус-туганнар белән аралаша һәм ярдәмгә мохтаҗларга булыша. «Ватаным Татарстан» газетасы коллективы да бу изге традицияләрне саклап килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез