Изге Рамазан аенда «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе коллективы оештыра торган ифтар мәҗлесе күркәм традициягә әйләнде. Журналистлар, редакция хезмәткәрләре һәм газетаның якын дуслары күмәкләшеп авыз ачты.
Ифтар мәҗлесе «Эмиз» банкетлар залында узды. Кунаклар арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ирек Салихов, Камил Ногаев, Ренат Вәлиуллин, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы беренче урынбасары Илдар Миргалимов һәм редакция белән хезмәттәшлек итүче башка шәхесләр бар иде Мәҗлес башланыр алдыннан Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләп, Коръән аятьләре укыды һәм бергәләп дога кылынды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез