«Ватаным Татарстан» газетасы хат ташучыларга багышланган марафонга йомгак ясады

Бүген Казан «Өчпочмак» музей йортында октябрь аенда «Ватаным Татарстан» газетасы уздырган «Почтальон_ВТ» марафонына йомгак ясау чарасы узды. Тантаналы чарага республиканың 10 район-шәһәреннән катнашучы килде.

«Ватаным Татарстан» газетасы хат ташучыларга багышланган марафонга йомгак ясады
Илдар Мөхәммәтҗанов

Әлеге марафонның максаты – почтальон образы аша басма матбугатның уникальлегенә һәм мәгълүмат чыганагы буларак мөһимлегенә басым ясау. Марафон газетаның ВКонтактедагы рәсми төркемендә беренче тапкыр узды. 50дән артык катнашучы 10 көн дәвамында төрле биремнәргә җавап итеп язмалар урнаштырды.

 

Проект почта дөньясына кечкенә сәяхәтне хәтерләтте. Һәр бирем матур хатирәләрне барлаудан тыш, шушы өлкәгә бәйле актуаль проблемаларны да күтәрде. «Почта хезмәткәрләре хат ташучы, газета таратучы гына түгел. Алар – газета белән укучы арасында дуслык күпере урнаштыручылар да. Авыр, җаваплы эшләренә тугры калып, озак еллар шушы өлкәдә хезмәт куючылар бар. Үз һөнәрен яратып, һәр кешегә игътибарлы булып эшлиләр. Марафон кысаларында катнашучылар биремнәргә җаваплы карап, язмаларында почта хезмәткәрләренә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен дә җиткерде», – ди проект авторлары. 

Биремнәр катнашучыларга үзләрен дә иҗади яктан ачарга, почта хезмәткәрләре белән бәйле матур хатирәләрне яңартырга ярдәм итте. 
Марафонда актив катнашучыларны сәламләп, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин: «Алга таба да шулай дус-тату булып, хезмәттәшлек итеп яшәргә язсын. Хәзерге чорда җанлы аралашулар бик мөһим. Без оештырган чараларда һәрвакыт шулай актив катнашыгыз», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәр кунакка Рәхмәт хаты һәм К. Тинчурин театры спектакльләренә чакыру билетлары тапшырды. 


Почтальоннарга багышланган марафонның идея авторы, оештыручыларның берсе Зөлфия Хәлиуллина да әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтү мөһимлеген ассызыклады. «Хәзерге көндә почта хезмәткәрләренә эшләү җиңел түгел. Аларга нинди шартлар, нинди максатлар куелганын беләбез. Шушы марафон ярдәмендә хат ташучыларбызны да зурладык, сезнең белән дә таныштык. Киләчәктә дә дуслыгыбыз ныгысын. Туган телебезне, республикабызның иң мөһим газетасын бергәләп үстерик», – диде ул. 

Кунакларга «Өчпочмак» музей-йорты буйлап экскурсия дә оештырылды. Фикер алышу чәй табыны янында дәвам итте.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре