Газетага язылу

«Ватаным Татарстан» Казанда әниләр җыены уздыра

7 декабрь көнне Казанның «Туган авылым» милли комплексында «Әниләр марафоны»ның йомгаклау чарасы узачак. Анда Татарстанның гына түгел, илебезнең төрле почмагыннан татар әниләре җыелачак.

«Ватаным Татарстан» Казанда әниләр җыены уздыра
«Татар-информ»

Быел ВКонтакте социаль челтәрендә алтынчы тапкыр уздырылган марафон, гадәттәгечә, 1 ноябрьдә башланды. Туган телне үстерүгә, бала тәрбияләүгә, гаиләдәге гореф-гадәтләргә, баланың рухи сәламәтлегенә кагылышлы темаларга әниләр үз фикерләрен белдерде, фикердәшләр, дуслар тапты. Барлыгы 11 видеобиремне эшләгән һәр әни йомгаклау чарасына чакырулы.

«Әниләр марафоны» елдан-ел иң хәерле кешеләр, коллективлар ярдәме белән үсте, ди «Әниләр марафоны» проекты авторы Динара Әхмәт:

– Марафоннар уздыру буенча безгә үрнәк булган Раил Гатауллин хәер-фатихасы белән башланган бу проект «Тәртип» радиосы бишегендә үсеп, тагын берничә елдан «Сөембикә» журналы редакциясе канаты астында тулыланды, баеды. Узган ел редакция белән берлектә Әниләр Форумы шулай ук актив әниләрне Казанда җыйган иде. Марафонда катнашкан әниләр бу чарага бик рәхмәтле, чөнки күбесенең татарча аралашу, хис-кичерешләрен кәгазьгә төшерү мөмкинлеге тудырыла. Элек аккаунтларын бары тик рус телендә генә алып барган әниләр, тулысынча татарча яза башлый. Башка еллардагы марафон тәҗрибәсе күрсәткәнчә, әниләр алга таба да язудан туктамый. Милли тәрбия, туган телне саклау һәм үстерү, милләтебез киләчәген кайгыртырлык фикерләре белән уртаклашуны дәвам итеп, татар блогер-әни дәрәҗәсенә үсеп җитә. Бүгенге көндә ВКонтакте челтәрендә #әниләрмарафоны хештегы белән 20 000 нән артык язма бар.

Быел «Әниләр марафоны» «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә узды.

– Марафон безгә яңа укучыларыбызны табарга ярдәм итте, социаль челтәрләрдә активлыкны арттырып җибәрде. Катнашучылар саны артуы да куандыра. Постларны укып, күзәтеп бардык. Аларның кайберләре инде газетада басылып чыгарга да өлгерде. Иң куандырганы – әниләр барлык постларны да татар телендә, татар шрифтлары белән яза. «Әниләр марафоны»ның татар телен саклауга, үстерүгә керткән өлеше зур, – диде «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Кукмара кызы, өч бала әнисе, профессиональ кондитер Венера Сәлахетдинова марафонның һәр сезонында да катнашкан.

– Без Кукмарада үзебез бер төркем инде хәзер – марафончы кызлар. Очрашып, аралашып торабыз, Казанга чыгып китәргә дә күп сорап тормыйбыз. Фикердәшләр, дуслар таптык. Моңа кадәр килен-кайнана темаларына килен буларак язсам, хәзер үзем кайнана булдым инде. Марафон белән бергә без дә үсәбез, ишәябез. Быелгы биремнәрдән «Татмедиа» АҖнең PR-директоры Ләйсән Сафинаның «Балачак исе» биреме аеруча истә калды. Үзем кондитер булгач, миңа бу теманы ачу кызыклы булды.

Казаннан Алсу Кәримова өч бала әнисе, «Ел укытучысы – 2025» бәйгесенең «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче тәрбияче» номинациясендә Республика этабы лауреаты. «Әниләр марафоны»нда шулай ук алтынчы тапкыр катнаша.

– Нинди генә биремнәр эшләмәдек инде без марафонда. Үзебезне бераз уңайсыз тоярга мәҗбүр иткән биремнәр дә булды хәтта. Бер елны бишек җыры да җырлаттылар, әнинең бер көненә багышланган видео да эшләттеләр, әкият тә яздырдылар. Бу марафонда яңа сулыш белән каләмемне чарладым, республика басмаларына язмалар яза башладым. Марафон безне чын мәгънәсендә үстерә дә әле ул.

7 декабрь көнне булачак йомгаклау чарасында әниләр өчен файдалы темаларга махсус чакырылган кунаклар чыгыш ясаячак. Татар әниләренә ярдәм йөзеннән, проектны дәвамлы итү максатыннан бүләкләр бирүчеләр дә күп, ди «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Финалистларны җылы очрашуга көтеп калабыз!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре