Татарстан Журналистлар берлегендә республикадан мобилизацияләнгән ир-егетләргә җылы олтыраклар җыю буенча “Солдатка – җылы олтырак” акциясе башланды. Әлеге акциядән «ВТ» да читтә калмады.
Бүген без солдатларыбыз өчен әзерләгән җылы олтыракларны Журналист йортында урнашкан җыю пунктына тапшырып кайттык.
Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Җыю пунктының адресы: Казан ш., Декабристлар ур., 179 йорт.
Олтыракларны 7 ноябрьгә кадәр 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә тапшырырга мөмкин. Кабул итү пункты, төшке ашка тәнәфес ясамыйча, ял көннәрендә дә эшли.
Шулай итеп, акциядә катнашучыларның һәммәсе Журналист йортына 42-44 үлчәмендәге бер яки берничә пар киез олтырак алып килергә мөмкин. Акцияне оештыручылар ике атна эчендә меңнәрчә пар җылы олтырак җыеп, аларны хәрби хезмәткәрләргә озатуны планлаштырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез