Җиңүчеләргә дипломнарны экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин тапшырды. Интернет-басмалар арасында “Экопартнерлар” номинациясендә Татар-информ” күзәтүчесе Наталья Рубакова беренче урынга чыккан. “Реальное время” интернет-газетасы журналисты Людмила Гобәева – икенче урында. “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Гыйльманова өченче урынны яулаган.
“Экогаилә” номинациясендә исә Менделеевск районыннан Степановлар гаиләсе җиңгән. Наталья һәм Денис Степановлар Россия буенча сәяхәт итү өчен юллама белән бүләкләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез