"Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррир урынбасары бүләкләнде

Массакүләм мәгълүмат чаралары-хәзерге җәмгыять үсешенең төп факторларының берсе, ул дәүләт һәм гражданнар арасында тере элемтәне җайга салырга мөмкинлек бирә. Бу хакта республиканың әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов сөйләде.

Очрашуда аеруча нәтиҗәле эшләүчеләрне дә билгеләп үттеләр. "Ватаным Татарстан"ның баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин Идел буе федераль округында узган чараларны яктыртуда хезмәттәшлек иткән өчен Татарстан Республикасы буенча федераль инспекторның рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре