Газетага язылу

«Ватрушка» һәм тюбинг таулары өчен ГОСТ расланган

Россиядә “ватрушка”га утырып шуа торган таулар һәм тюбингның үзе өчен яңа стандарт (ГОСТ) раслаганнар.

Бу хакта “ТАСС” Дәүләт Думасының Гаиләне яклау буенча комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкая сүзләренәтаянып яза.

Яңа стандарт “тюбинг тавы” дигән төшенчә кертеп,аны ясауга катгый таләпләр билгели. Тауның як-ягында саклагыч “стена”урнаштырылырга, тәгаен бер урында гына шуып төшү урыны булдырылырга тиеш. Аны юлга, сулык, бетон койма яки агачларга шуып төшәрлек итеп ясау катгый төстә тыела. Моннан тыш документта тюбингның конкрет төреннән дөрес итеп ясалган тауда гына файдалану каралган.

Стандарт ны гамәлгә кертү Яңа ел бәйрәмнәреннән соң башланаячак. Буцкая әйтүенчә, яңа нормаларны аңлату өчен “ватрушка”җитештерүчеләр һәм аны сатуны оештыручылар белән очрашулар уздыру планлаштырылган. Төп бурыч – тау янындагы прокат пунктларын ГОСТка туры килердәй “дөрес” тюбинглар белән тәэмин итү. Бу исә хәтәр “ватрушка”ларны кысрыклау мөмкинлеге бирәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре