Чикләүләрнең этаплап кертелүен халыкка башка мессенджерларга күчәргә мөмкинлек бирү нияте белән аңлаталар.
«Ватаным Татарстан» «WhatsApp»ның беренче булып корбан ителәчәген үз укучыларына 11 ай тирәсе элек хәбәр итте. Ул чакта күпләр ул хәбәргә ышанмагандыр да, бәлки, безне сенсация артыннан куа, дип кенә уйлагандыр. Әмма «Ватаным» хәбәрчесе хәлләрнең чын торышын белә. Кремль кухнясында нинди сәяси проектлар кайнатылганын без берникадәр чамалыйбыз. Безнең гыйвар аенда ясаган белдерүгә кайтыйк. Укучыларга газета сайтының 19 гыйнвар битен ачарга һәм «Үзәк банк депозитларны туңдыру булмаячагын ике тапкыр белдерде. Ышаныргамы?» дигән язманың ахыргы өлешен укырга киңәш итәм. «Автор якын киләчәккә яңа фаразлар ясый. Озакламый «Ватсап»ның бикләнү ихтималы 70 процентка якын. Башка мессенджерларны да тыярга тырышырлар. Тормыш шуны таләп итә», – дигән кыска соңгы абзацны укысагыз да җитә.
Бу уңайдан ясалган рәсми белдерүләр игътибарны читкә юнәлтү өчен генә хезмәт итә. Популяр мессенджерларның бикләнүе (хәтта интернет та бөтенләй өзелү куркынычы алдында тора) – илдәге зур үзгәрешләрнең быргы тавышы ул. Бу юлларның авторы, декабрьдә Россиядә тормыш сенсацияләргә бай булыр, дип уйлый, шуңа күрә 2026 елга фаразлар ясауны гыйнвар аена калдыра. Украина – Россия конфликты төгәлләнү этабына якынлашты. Төркия чит илләр эшләре министры Хакан Фидан: «Россия һәм Украина тыныч килешүгә ирешүгә кайчангыга караганда да күбрәк әзерләр», – дип белдерде. Төрекләр бу мәсьәләгә караган дипломатик сөйләшүләрнең эчендә кайный, шуңа күрә сүзләре ышанычлы. НАТО тарафыннан да сугыш хәрәкәтләренең быел декабрьдә үк тукталачагы турында сүзләр ишетелә. Ләкин килешү киләсе елга да калырга ихтимал. Бу уңайдан мәгълүмат кырына чыккан төрле хәбәрләргә ышанмасагыз да була, чөнки килешүнең чын параметрлары бик нык яшерелә. Песков Кремльнең Украина мәсьәләсендәге барлык параметрларның детальләрен атарга җыенмавын әйтте, бу юлы аңа ышаныгыз. Чын килешү турында алдан кычкырмыйлар.
*Россиядә экстремистик дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган Meta оешмасына карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез