«Вечерняя Москва» газетасының баш мөхәррире вафат булган

«Вечерняя Москва» газетасының баш мөхәррире Александр Куприянов вафат булган. Аңа 74 яшь иде. Бу хакта әлеге басмага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Куприянов әлеге вазыйфада 2011 елдан бирле эшләгән. Куприянов массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Дуслык орденына лаек булган шәхес. Илебез мәдәниятен һәм сәнгатен, телерадиотапшыруларны, матбугатны, элемтәне үстерүдәге зур хезмәтләре һәм күпьеллык хезмәте өчен аны Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре дип таныдылар.

Россия ПрезидентыВладимир Путин Куприяновка массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Мактау грамотасы тапшырды. Ул «Һөнәргә тугрылык өчен» номинациясендә «Россиянең алтын каләме» премиясе лауреаты, «Россия Медиаменеджеры» премиясе һәм Россия Язучылар берлегенең «Проза» номинациясендә премия лауреаты.

«Бу коллектив өчен зур югалту. Редакция Александр Ивановичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша», - диелә  хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре