Инде киләсе ел башына ук Россиядә вейплар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов шулай дип белдергән. Депутат әйтүенчә, бу җәһәттән закон проекты әзерләнелә.
Леонов әйтүенчә, закон проекты бик кыска һәм аңлаешлы булачак: тыелган матдәләр исемлегеннән тыш, тыелган тарту җайланмалары да тәгаенләп күрсәтеләчәк. Шул рәвешле электрон тәмәке җитештерүчеләр һәм сатучылар өчен законны читләтү мөмкинлеге юкка чыгачак. Парламентчы фикеренчә, балаларның да мондый җайланмалардан файдалану мөмкинлеген киметүгә китерәчәк бу.
Исегезгә төшерәбез: электрон сигаретларны сатуны тыю Дәүләт Думасында берничә тапкыр каралды инде. Мондый закон кабул ителгән очракта, балигъ булганнар да тарту җайланмасын сатып алудан мәхрүм калачак. Закон чыгаручылар фикеренчә, яңа төрләре базарга чыгуга карап, тыелган җайланмалар исемлеге озынаерга да мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез