Шул ук вакытта вейпларда кулланыла торган никотинсыз сыекчаны да тулысынча тыю күздә тотыла.
Закон проекты экспертлар, медицина хезмәткәрләре һәм профильле федераль ведомстволар вәкилләре фикеренә таянып эшләнгән. Алар инде күптәннән вейпның балалар һәм үсмерләр сәламәтлегенә җитди куркыныч белән янавы турында кисәтеп килә.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин да бу башлангычка каршы килмәвен белдергән иде. Дәүләт башлыгы август азагында Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитинның төбәкләргә пилот режимында вейпларны тулысынча тыю вәкаләтләрен бирү тәкъдимен хуплады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез