Танылган алып баручы Венера Аитованың гаиләсенә кайгы килгән – аның Нурия әбисе бакыйлыкка күчкәнн. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Төгәл бер атна элек… «Миннән дә бәхетле беркем юк», – дип әйткән иде.
96 яшендә дә әби үзен иң бәхетле кеше, дип яшәде. Һәрнәрсәне тик яхшыга юрый иде нурлы Нурия әбием. Бик сагынырбыз инде сине, әби. Урының да оҗмах түрләрендә булсын», – дип Венера һәм юлга озатканда ярдәм итүчеләргә һәм кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә.
«Нигезебездән иң якыннарыбыз белән озаттык Нурия әбиебезне. Бүген шулкадәр күп сүзсез генә кочаклаулар, көтелмәгән ихлас ярдәмчеллек, шулкадәрле күп җылы караш һәм яктылык тоеп кайттык. «Кайгы уртаклашу» дигән сүзнең асылын чынлап аңладык кебек бүген. Туганнар, дуслар, авылдашларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Гомумән, дусларым, кайгыбызны уртаклашырга килгән, шалтыраткан, Нурия әбиебезне искә алып язган (белгәннәр дә, таныш та булмаучылар, социаль челтрә аша гына күзәтүче) якты җаннарга һәрберегезгә зур рәхмәт», – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез