Үткән ялларда Америкада Трампка каршы масштаблы протест акцияләре булып үтте. «No Kings» («Патшалар булмасын!») дигән лозунг астында үткән ул чараларда 2600 дән артык шәһәрдә җиде миллионлап кеше катнашты, диләр. Иң зур акцияләр Вашингтон, Нью-Йорк, Чикаго шәһәрләрендә үтте.
Халык диңгезен очар кош биеклегеннән онлайн рәвештә күзәтергә мөмкин иде. Ризасызлар маршының бер үзенчәлеге күзгә ташлана: анда нигездә ак тәнлеләр катнаша. Афроамерикан яисә латиноамериканнарның протесты гаҗәп булмас иде, чөнки Трамп ачыктан-ачык аларга каршы юнәлгән сәясәт үткәрә. Халык ризасызлыгы шатдаун шартларында бара. Трамп һәм аның яраннары халык тавышына искитмәгән кыяфәт чыгаралар. Интернетта алар ясалма акыл тарафыннан эшләнгән видеолар таратты. Берсендә Трамп башына король таҗы кия, икенчесендә самолеттан халык өстенә нәҗес сибеп йөри.
Америка кризисы акрын гына үсүен дәвам итә. Глобаль рәвештә дә долларга һәм башка фиат акчаларга ышаныч югалуы күзәтелә. Алтын бәясе үткән атнада яңа рекорд куйды: унциясе 4300 долларга җитте. Япония, Вьетнам, Австралия, Индонезиядә алтын бизгәге башланды: халык массакүләм рәвештә алтын сатып ала. Моның өчен таңнан торып чиратка басарга туры килә.
Финанс турбулентлыгы шартларында яңа сугыш учаклары кабынырга тора. Израиль Газзәдә тыныч килешүне өзде. Сиончылар аны бер көн дә тулысынча сакламады. Әмма үткән ялда Рафах пунктында ике Израиль сугышчысы үлгәннән соң, Газзәнең бар төбәкләрен масштаблы утка тоту башланды. Тель-Авив карчыгалары, ХАМАС килешүне бозды, дип тавыш чыгарды. Әмма соңыннан ачыкланганча, Израиль бульдозеры шартламаган снаряд өстенә менгән булып чыкты. Башта Трамп та ХАМАСка таба йодрык селкесә дә, соңыннан аны яклап чыкты. Израиль яңадан тыныч килешү кысасына кайтуын игълан итәргә мәҗбүр булды.
Трамп Америкасы яңа зур сугышка әзерләнә. АКШ диңгез пехотасы корпусы командующие генералы Эрик Смит: «Алдагы зур сугыш якынлаша. Ышаныгыз, ул киләчәк», – дигән сүзләр әйтте. Вашингтон Венесуэланы яулап алырга тели. Америка очкычлары инде диңгездәге берничә көймәне наркотиклар ташый дигән сылтау белән батырды. Үткән тәүлектә генә Трамп наркотиклар төяп АКШка таба бара торган зур су асты көймәсен батырулары белән мактанды. Көймәдәге исән калган 4 кеше балыкчылар булып чыкты. Вашингтон классик һөҗүм ясамас, мөгаен, халык баш күтәрүе нәтиҗәсендә Венесуэла лидеры Мадуроның Мәскәүгә качуын оештырырга тырышыр. Углеводород запаслары буенча дөньяда беренче урында торган илгә Вашингтон тырнагыннан ычкыну җиңел булмас.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез